КАТЕГОРИИ: Архитектура-(3434)Астрономия-(809)Биология-(7483)Биотехнологии-(1457)Военное дело-(14632)Высокие технологии-(1363)География-(913)Геология-(1438)Государство-(451)Демография-(1065)Дом-(47672)Журналистика и СМИ-(912)Изобретательство-(14524)Иностранные языки-(4268)Информатика-(17799)Искусство-(1338)История-(13644)Компьютеры-(11121)Косметика-(55)Кулинария-(373)Культура-(8427)Лингвистика-(374)Литература-(1642)Маркетинг-(23702)Математика-(16968)Машиностроение-(1700)Медицина-(12668)Менеджмент-(24684)Механика-(15423)Науковедение-(506)Образование-(11852)Охрана труда-(3308)Педагогика-(5571)Полиграфия-(1312)Политика-(7869)Право-(5454)Приборостроение-(1369)Программирование-(2801)Производство-(97182)Промышленность-(8706)Психология-(18388)Религия-(3217)Связь-(10668)Сельское хозяйство-(299)Социология-(6455)Спорт-(42831)Строительство-(4793)Торговля-(5050)Транспорт-(2929)Туризм-(1568)Физика-(3942)Философия-(17015)Финансы-(26596)Химия-(22929)Экология-(12095)Экономика-(9961)Электроника-(8441)Электротехника-(4623)Энергетика-(12629)Юриспруденция-(1492)Ядерная техника-(1748) |
Тарих турындагы дастан 1 страница
Г Аннан соң хан янә әйтте: — Әй Бөркет би, синең агачың чаган булсын, кошын һөдһөд булсын, оранын Буруҗ булсын, тамгаң һәз булсын, сыйфаты шушы: Аннан соң хан янә әйтте: — Әй Кагыйм Чар улы Кытай би, синең агачың артыш булсын, кошың кауд булсын ораның. Тыйлак булсын, тамгаң сәпәру булсын. Сыйфаты шушы булыр:
Аннан соң янә Чыңгыз хан әйтте: -- Әй Калдар би, синең агачың сандал булсын, кошың күгәрчен булсын, ораның Арна булсын, тамгаң чүмеч булсын. Сыйфаты шушы:
Аннан янә хан әйтте: — Әй Салчут, синең агачың көйрү булсын, кошың күелдү булсын, ораның Барлас булсын, тамгаң Ай тамга булсын, сыйфаты шушы:
Аннан соң янә хан әйтте: — Әй Тимер Котлу би, агачын жирүк булсын, кошың саескан булсын, ораның Табан булсын, тамгаң ярым тарак булсын, сыйфаты шушы:
. Чыңгыз ханның үзенең ораны Җан Каба иде. Чыңгыз хан әйткән бу бикләрнең һәрберсе гаскәр башы булып, урдалар алырга җибәрер, йөртер иде. Ул олуг авыр чирүләрдә халык улы бер берсен оранлары берлә табар иде. Оран исемнәре бо-лай: өүвәл хан ораны Җан Каба, аннан соң барлык биләрнең
Тагын шунсы мәгълүм булсын, Чыңгыз хан бикләрнең һәрберсенә сугышка лаеклы һәйбәтлек булсын өчен берәр «саут» атап бирде: Әүвәл Чынгыз ханның үзенең «сауты» «Буйан»дш-ән иде. Олы улы Иучинең «Карату» дигән саут иде. Икенче улы Җодайның «Алтын сандык» дигән саут иде. Өченче улы Гәрәй бинең «Биктәр» дигән саут иде. Аннан соң Чыңгыз хан бикләренә һәм саут бирде: Кыятка «Ай култык» дигән саутны бирде. Майкы бигә «Сыйгыр» дигән саутны бирде. Уруҗга «чәчәк» дигән саутны бирде. Тамъйанга «Күпләк» дигән саутны бирде. Кыпчакка «Күк яка» дигән саутны бирде. Керайәт бигә «Өелмә» дигән саутны бирде. Мутъйанга «Каты кабак» дигән саутны бирде. Бөрҗанга «Кускач» дигән саутны бирде. Бөркеткә «Курлач» дигән саутны бирде. Кытайга «Без кылбак» дигән саутны бирде. Катдарга «Чәка тургай» дигән саутны бирде. Тимер Котлыга «Бозау баш» дигән саутны бирде. Инде бу саутларны җыен әйтәем: «Буйан»; «Карату»; «Алтын сандык»; «Биктәр»; «Ут йөрәк»; «Кала»; «Ай култык»; «Сыйгыр»; «Чәчәк»; «Күпләк»(Күз күйәк); «Күк яка»; «Өелмә»; «Каты кабак»; «Кускач»; «Курлач»; «Без кылбак»; «Чәка тургай»; «Бозау баш». Чыңгыз хан бу бикләрне күзе өстендәге кашы күк күрде. Бу дөньяга куанып, падишаһлыгына мәгърур булды. Көннәрдән беркөнне Чыңгыз хан үзенең уллары һәм бикләре белән ауга чыкты. Ялаңда шулчак юлбарысны күрде-
ләр. артыннан никадәр кусалар да һичберсе җитә алмады. Шу-I да араларыннан оч кеше генә куып җитте дә юлбарысны атып екты. Аларның берсе Кунграт батырның углы Синклә, икенчесе Мен Садаклы Урдяж, өченчесе — Тамъйан. Алар юлбарысны үтереп, Чынгыч ханга китерделәр. Хан боларның ирлекләрен күреп таң калды һәм һәр мәҗлестә аларның ирлекләрен сөйләде, һәркайсына мең алтын бирде. Көнннәрдән беркөн Чыңгыз хан үзенең бикләре белән тагын ауга чыкты. Яланда бер боланны керделәр, кудылар. Бу-ружлн бинең бер йөгерек аты бар иде. Йөгереклек шул кадәр иде: боланны куып җитеп мөгезеннән тотты. Буруҗан би боланны куып җигеп атып екты да хан алдына китерде. Хан аңа ипле тәнкә бирде. Көннәрдән беркөнне хан: - Ән бикләрем, барыгыз кош аулап килегез,— дип боерды. Бикләр кошлар аулап китерделәр. Кыят шоңкар белән аккош. Синклә лачын белән торна, Урдаҗ карчыга белән каз, Тамъйан карга белән бүдәнәне типтерде, һәрбер би үзләренең кошлары тигергән кошларны алып килделәр, Чыңгыз ханның алдына салдылар. Чыңгыз хан бу кошларны күреп һәркайсына меңәр тәнкә ала па бирде, әмма Кыятка, Синкләгә, Урдамәга, Тамъйанга икешәр мең тәңкәалапа бирде. Чыңгьп хан олы улы Йучҗига анда асыл мал җитәрлек дип. алтын-комеше күп дип, йорты киң дип Тәрмиз уртасында ханлыкка куйды. Инде икенче улы Җодайны анда ил олысы булыр дип, анда төрле халык дип, олы йорт дип һиндстан уртасына ханлыкка кунды. Өченче улы Гәрәйне кыю дип, кылычы күп дип, халкы асыл зат дип, Курал уртасына ханлыкка куйды. Дүртенче улы Тулине халыклары рәхимле дип, эше каты, олы йорт дип Мускау уртасына ханлыкка куйды, һәрберсенә әйтелгән бу урдаларны халкы белән аларга өләшеп бирде. Инде ул шәһәрләрдәге ханнарның асылы-төбе болардан, Чыңгыз хан нәселеннән. Аннан шушы белегез, Чыңгыз хан пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһү I аләйһиссәламнең тарихыннан соң биш йөз кырык тугызынчы елда*, дуңгыз елында/Зөлкагдә аенда туды. Чыңгыз хан җитмеш ике ел гомер сөрде. Унөч яшендә ханлыкка утырды. Илле тугыз ел ханлык сөрде. Чыңгыз ханның туган шәһәре, горган йорты Кытай иде. Җитмеш ике елдан соң дуңгыз елында мөбарәк рамазан аеның ундүртенче көнендә тарих | йөз дә егерме дүрттә* вафат булды. Дөньяда сүзе калды. Аксак Тимер нәселе турындагы дастан Инде хәзрәте Аксак Тимер* нәселен сөйлик, һиндстан шәһәрендә Чыңгыз хан углы Җодан хан ханлык* кылыр иде. Көннәрдән беркөн яткан иде, яман төш күрде, куркып, сискәнеп уянды. Дер-дер калтырап торды, фал багучыларны җыйдырды, талигын каратты. Фалгирләр, фал багучылар әйттеләр: ((Әй, ханым, талигыңда шул күренә: үз мөлскендә Алмалык* дигән авылда бер кешедән хәтәрегез бар. Ул кеше Кырыкчы углы, Казанчы углы. Олыкчы углы, Туымчы углы, Тухчы углы Тора-гай дигән кешедер»,— диделәр. «Ул Торагайның нишаны-бил-гесе шул: җавырында миңе бар, сул күзендә агы бар. Ул Торагайның хатыны йөкле. Аның корсагындагы баласыннан әҗә-лең-үлемең булыр»,— диделәр. Шунда Җодай хан фал багучыларның бу сүзен ишетеп, ул Алмалык авылындагы Торагайны эзләтеп таптырды. Җодай хан каршына алып килделәр, карадылар, ул әйтелгән билгеләре анда бар иде: Җавырында миңе, сул күзендә агы бар иде. Җодай хан сорады: «Әй, Торагай, синең йөкле хатының бармы». Ул Торагай әйтте: «Бәли, бар»,— диде. Аннан соң Җодай хан әйтте: «Әй.Торагай, синең хатының корсагындагы балан мине үтерер имеш. Ул тумастан борын мин үтерермен», дип Торагайның хатынын китертте Ул ахмак тәкъдирне тәдбир белән бозмак теләде. Хак Тәгаләнең тәкъдире ничек бозылыр. Аннан соң киңәштеләр: бу хатынны үтерик дип, эчен ярыйк, диделәр. Хан үзе әйтте: «Бу хатынның корсагындагы баласын үтерер булсагыз, ул корсагындагы баласы тезләп үтерегез, анасы үлмәсен»,— диде. Аннан сон ул хатынны егып аны тезләде, эссесе китте, үлә язды. Аннан хан әйтте: «Инде баласын түгел, анасы үлә бугай, җибәрегез»,— диде. Аннан соң ул хатынны алып арбага салып киттеләр. Аннан соң Җодай хан куркынычтан котылдым дип тора иде, ханлыкка мәгърур мәшгуль иде. Аннан янә берничә көннән соң ул мескен хатынның күзе ярылды, бер ир тудырды. Ул баланы алып бактылар, бер аягы аксак иде. Шунда эттеләр: шушы имгәктән үлмәдең, котылдың, тудың, җаның тимер икән,- диделәр Баланың атын шул сәбәптән Аксак Тимер куйдылар Иде хәзрәте Аксак Тимернең асылы-төбе Барлас дигән ыру булыр Нәселендә, ыруында ханнарга җийан угыл иде. Аннан соң янә Аксак Тимернең атасы-анасы үлде, ятим калды, асрарга -кураре һич лаек кеше калмады. Ахыры үзе йөрердәй булып ир б,улга,н.-нан соң, казак чыгып Бэлгузи Шамак шәһәрен» барды Бераз
кайтып, бозау иясенә әйттеләр, бозавыңны бүре ашады, диделәр. Ул бер нәрсә димәде: «Бүрегә боерган икән»,— диде. Ан-. нан соң, көннәрдән беркөнне бу Аксак Тимер балаларга әйтте: «Әй егетләр, килегез без карак булыйк, базарганнарны, сатучыларны тотыйк, малларын алыйк»,— диде. Бу балалар әйттеләр: «Хуш, шулай булсын»,— диделәр. Аксак Тимер әйтте: «Сезгә сүзем шул, бүген кич һәркайсыгыз башка бер нәрсә алмыйча, яу коралын гына алыгыз»,— диде. Анда бер бозык ка-раван сарай бар иде, булчәне анда куйдылар. Төн уртасында бер-берсе белән очраштылар. Кайсы көбә киеп, мылтык алып, кайсы ук садаклы кылыч алып, ул Шамакый шәһәренә чыгыл киттеләр, һиндстан шәһәренә барып һиндстан шәһәрен саклап яттылар. Узган-барган сатучыларны, асламчыларны бастылар, малларын алдылар. Зур караклык кылдылар, азган-тузган, ата-анадан бизгән балалар, байдан чыккан коллар аларга җыелдылар, кушылдылар. Аларга килеп кушылганнарга ала-палар бирә башладылар. Базарганнарны, сатучыларны кырдылар, кол-кутанны үз иттеләр. Бер, ике, өч йөз кеше булдылар, узган-барганны таладылар. Юл киселде, кәрван халкы йөрмәс булдылар. Анда һиндстан падишаһы Җодай ханга хәбәр иреште, юлны карак саклый, кешене йөртми, дип. Аннан Җодай хан илче җибәрде, өч йөз кеше белән. Аксак Тимергә әйттеләр: «Әй, Аксак, ни өчен син мондый угрылык кыласың.юлларны басасың»,— дип. Аксак Тимер янына килгән ул илчене үтерделәр, барчасын үзләренә юлдаш кылып күп алапа бирделәр. Бу хәбәр янә Җодай ханга ишетелде, үртәнде, көйде, янә икенче мәртәбә илче җибәрде. Ул икенче килгән илченең дә башын кисеп җибәрделәр, башкаларны алып калдылар, юлдаш кылдылар. Аннан соң Җодай хан өченче илче җибәрде, ул каракларга алтын-көмеш бир, узган-барганга, базарга баручыларга тимәсеннәр, дип. Болар әйттеләр: инде Җодай ханның хәзинәсеннән безнең хәзинәбез күбрәк, диделәр. Кирәк булса, бездән алсын, диделәр. Аннан янә берничә көннән соң Аксак Тимергә Җодай хан үзе килә дигән хәбәр килде. Анда Аксак Тимер белергә шымчы җибәрде, Җодай хан киләме икән, дип. Ул шымчы барып күрде, Җодай хан килә, диде. Барган шымчы алар* ның араларына барып керде. Җодай хан угыз кеше белен кил», башта үзе иде. Бу барган шымчыны күрделәр, аннан сорадылар: «һай, юлда карак күрдеңме»,— диделәр. Бу «Итте: «Юк, бер дә күрмәдем, бу юлда һичбер шиксез йвре, бу юлда карак юк»,— диде. Болар моның сүзенә карал карак юк дип, безнең
хәзинәдән маллар, күп-күп кораллар бүләк итте, сансьи-саксыз гаскәре белән, тау-таш тулып йөрделәр. Мисыр шәһәренә килделәр. Орышып-кырылышып ахыр аны алдылар. Аннан узып Истанбул шәһәрен алырга килделәр, бер җирдә төштеләр. Кундылар, сугышка хәзерләнделәр. Әлкыйсса, ул заманда Истанбул падишаһы Шаһ Солтан хан* иде. Аңа хәбәр килде. Аксак Тимер шәһәреңне алырга, урдаңны алырга һәм харап итергә килде, дип. Хан Шаһ Солтан сугышчыларын әзерләп Аксак Тимергә каршы чыгарды. Икс чирү бер-берсенә каршы килде. Иргәгәсен ике чирү бер-берсе-нә каршы орыштылар. Шаһ Солтанның чирүен Аксак Тимер чирүе кырды, качырды. Аннан килеп Истанбул шәһәрендә урнаштылар. Аксак Тимер гаскәре белән куа килеп шәһәрне камадылар. Шәһәр гаять харап шәһәр иде, биш ел камадылар, һич ала алмадылар. Инде Истанбул шәһәренең сыйфаты шушы. Бу шәһәрне Аксак Тимер орыш-кырыш белә ала алмады, шуннан хәйлә корды: үзен сырхау итте. Бөтен тәненә сары зәгъфран сөртте. Тәне, башы күзе сап-сары булды. Аннан соң, әй Шаһ Солтан, инде беләсең, миңа әҗәл ирешге, тәмам тәнем сап-сары зәгъфран тик булды, гөнаһым шомлыгыдыр, диде. Инде синнән үтенәм, бу эшләрне, сугышларны ташладым, рәхим кылып син минем белән бәхилләшсәң иде, дип хат җибәрде. Ул илче килеп теләген белдерде. Аннан сон ул хатны Шаһ Солтанга илттеләр. Шаһ Солтан карады: «Шаять, ялгандыр, хәйлә кыйладыр»,— дип ышанмады. Ул аның сырхаулыгын белер өчен кешесен җибәрде. «Бар, күр»,— диде. Шаһ Солтанның җибәргән кешесе Аксак Тимернең чатырына килеп күрде: Аксак Тимер сары зәхмәте белән хәлсез булып ята. Аксак Тимер әйтте: «Әй, илче, минем хәлем начар»,— диде. Аннан соң ул җибәргән кешесе Шаһ Солтанга кайтып нинди хәл икәнлеген сөйләде. Сырхау, авыр хәлдә диде. Үтенде, рәхим итеп килсә, бәхилләшер идем дип этте, диде. Шаһ Солтан аның сүзен* ышанып шәһәрнең тәмам капкаларын ашырды, үзе 1дск»ре белән чыкты. Аксак Тимергә килде. Күрешеп свйлэшв башлагач, сырхаулыгыннан терелеп, түрә салып Шаһ Солтанны тотты, үтерде. Инде сугышчылары шәһәргә керде. Бу хәйлә белән ул шәһәрне алды, ул урданы үзенә буйсындырды. Берничә еллар анда торды. Аннан соң гаскәре белән Шамакый шәһәренә килде аны да алды, үзенә буйсындырды. Аннан йөри тор?ач, Хаҗи Тархан (Әстерхан) шәһәренә яракланды. күп хәрби көймәләр ■
белән Болгар шәһәрен алырга килде. Орышып-тукышып Хаҗи Тарханны да алды, буйсындырды. Анда биш-алты ел торды. Аннан сон янә Болгар шәһәрен алырга яракланды. Күп хәрби көймәләр белән Болгар шәһәрен алырга килде. Кайбер сугышчылары шәһәрне алырга көймәнең тышыннан килделәр. Гас-кәрнен санын, хисабын Аллаһдан гайре берәү дә белмәс иде. Алар монда гаскәр белән килгән дәвердә Болгар шәһәрендә Габдулла дигән хан иде. Габдулла ханга хәбәр иреште. Аксак Тимер килә дип. Шул заман Габдулла хан гаскәрен җыйды. Алар бер-берсе белән каты орыш кылдылар. Аксак Тимернең һөҗүменә түзмәделәр, сындылар. Килеп Болгар шәһәренә керделәр. Үлгәне үлде, калганнар шәһәргә кереп бикләнделәр. Аксак Тимер Шәһри Болгарны җиде ел камап торды. Тарих җиде йөз елда* иде, Зөлхиҗҗә аеның егермесендә Шәһри Болгарны алдылар, харап кылдылар. Йөз дә егерме дүрт олуг бик бар иде, аларнын барсын да кырдылар, һәркайсының энҗе кебек хатыннарын Аксак Тимер әсир кылды. Ул бикләр арасында дүртесе асыл шаһзадәләр иде. Берсе — Икбали бик, берсе — Кол Гали бик, янә берсе — Хаши бик, янә берсе— Миркаши бик исемле иде. һәркайсын һәлак кылдылар. Бик күп халык һәлак булды. Габдулла ханны да үтерделәр, әмма Габдулла ханның ике улы бар иде. Берсе — Алтынбик, икенчесенең аты Галимбнк иде. Берсе — җиде яшендә, икенчесе тугыз яшендә иде. Яудан качып калган кешеләр Алтынбикне урман эченә илтеп яшерделәр. Аларны яхшы асрадылар. Аннан соң Аксак Тимер Шәһри Болгарны вәйран кылып, харап кылганнан соң, Буләр шәһәренә килде. Гаскәре белән Буләр шәһәренең кар-шысына килеп урнаштылар, сугышмадылар. Ул вакытта Буләр шәһәренең ханы Самат хан иде. Күбесе беркабак дигән халык, Бараж дигән халык иде. Бараҗ халкының әүвәл замандагы борынгы төп йорты Зәй тамагында иде. Алыплар заманы иде. Бер Бараж дигән аждаха елан килде. Ул шәһәрнең халкына көч, зыян кыла башладылар. Чыгып аждаһа белән орыштылар, жиңә алмадылар. Ахырда үзләре шәһәрне калдырып качтылар. Болгар шәһәре янына барып Бүләр суының өстенә норт-шәһәр салдылар. Ул шәһәрләрен дә Бүләр дп атадылар. Шул сәбәптән халыкны Бараж халкы дип йөрттеләр. Оранна-ры Бараж иде. Анда Самат хан әйтте: «Аһ, әй Бараҗ халкым, борынгы олуг бабаларыбыз Бараҗнын зыяныннан качып шушы җиргә килеп шәһәрләрен салганнар, мәкам — йорт тоттылар. Инде Бараҗдан көчлерәк Аксак Тимер килде, шәһәребез
Дата добавления: 2015-05-29; Просмотров: 512; Нарушение авторских прав?; Мы поможем в написании вашей работы! |